Аксубай көрәшчеләре «көмеш» һәм «бронза» яулады
Аксубай районы командасы Чистай районы Чуаш Ялтаны авыл җирлеге батырлары призына көрәш буенча «Сабан туе» ачык беренчелектә уңышлы чыгыш ясадылар.
Ярышларда Нурлат, Чирмешән, Чистай районнары командалары һәм безнең район вәкилләре – тренерлар Илһам Камалов һәм Җәмил Сәйфуллин шәкертләре катнашты. Көрәшчеләребез яхшы әзерлек күрсәттеләр. Очрашулар нәтиҗәләре буенча Илсур Ягъфәров һәм Зөлфәт Җамалетдинов үз үлчәү төркемнәрендә икенче урыннарны алдылар. Айнур Хәсәншин һәм Рәмзис Сәгъдиев өченче призер булдылар.
Фото: спорт мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев