Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубай көрәшчеләре Базарлы Матакта беренчелекнең өченче призерлары булдылар

Әлки районы башкарма комитеты призларына көрәш һәм билбау көрәше буенча ачык шәхси-команда беренчелегендә катнашып, спорт мәктәбе көрәшчеләре командасы яхшы нәтиҗәләргә иреште.

Муниципаль районнардан сигез команда призлы урыннарга дәгъва итте. Шул исәптән Азнакай, Алексеевск, Әлки, Лаеш, Нурлат, Чистай, Чирмешән, Питрәч һәм Аксубай районнары.
Тренерлар Самат Гайнуллин, Җәмил Сәйфуллин, Илһам Камалов тәрбияләнүчеләре көрәш келәмендә район намусын лаеклы якладылар.
Ярышларның иң яхшы көрәшчесе булып Илдус Камалов танылды. Ул яшүсмерләр Һәм өлкәннәр арасында үз үлчәү төркемендә ике тапкыр җиңү яулады. Үз үлчәү категорияләрендә беренче урыннарны Ильяс Вафин һәм Сәет Сәйфуллин алды. Кирилл Маклаковка икенче урын бирелде. Самат Гайнуллин да шундый ук нәтиҗәгә иреште.
Фото: спорт мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев