Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубай йөзүчеләре республика ярышларында призлы медальләр яуладылар

«Дельфин» йөзү бассейны секциясендә шөгыльләнүчеләр өчен ноябрь нәтиҗәле ай булып истә калачак.

Безнең йөзүчеләр Чистайда узган йөзү буенча республика ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар һәм ике бронза медаль яуладылар. Болар – Алиса Безрукова 200 метрлы дистанциядә брасс алымы белән һәм Дмитрий Джоли 100 метрлы дистанциядә брасс алымы белән.

Аксубай спортчылары Нурлатта узган йөзү буенча ачык ярышларда да нәтиҗәле чыгыш ясадылар. Икенче булып финишка Арина Зубарева йөзеп килде. 100 метрлы дистанциядә Дарья Егорова өченче нәтиҗә күрсәтте. Шулай ук Варвара Егорова ирекле стиль белән 50 метрлы дистанциядә өченче урынны алды. 100 метрлы дистанциядә ирекле стиль белән йөзүдә Сергей Архипов бронза яулады.

Йөзү буенча көч сынашуларда шулай ук Виктория Писарева, Станислав Прокопьев, Риназ Насыйров, Дмитрий Джоли, Амиля Зәйнуллина, Иван Груздев, Александра Ильина, Дарья Охотников, Елизавета Копанева һәм Екатерина Бокарева да яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.

Әлмәттә республика ярышларында катнашып, безнең йөзүчеләр призлы медальләр алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев