Аксубай йөзүчеләре районара турнирдан 13 медаль белән кайттылар
Аксубай районының йөзүчеләр командасы Болгар шәһәрендә үткән йөзү буенча ярышларны уңышлы тәмамлады.
Тренерлар Геннадий Леонтьев һәм Самат Гайнуллин тәрбияләнүчеләре 13 призлы урынны яуладылар. Шул исәптән: биш алтын, биш көмеш һәм өч бронза медаль алдылар. Алар эстафетаны да уңышлы үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев