Аксубай йөзүчеләре Яңа Чишмәдә узган ярышларда призлы медальләр яуладылар
Яңа Чишмә спорт мәктәбенең ачык беренчелегендә район командасы уңышлы чыгыш ясады.
Ярышларда республиканың алты муниципаль районы: Мөслим, Алексеевск, Балык Бистәсе, Нурлат, Аксубай йөзүчеләре һәм мәйданчык хуҗалары катнашты. Нәтиҗәдә: 100 метрга аркада йөзүдә Екатерина Кудряшова – көмеш медаль, Дмитрий Попов ирекле стильдә 50 һәм 100 метрга стартларда ике бронза медаль яулады.
Яшүсмерләр эстафетада икенче урынны алып, көмеш кубокка лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев