Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Аксубай йөзүчеләре алтын кубок яулады

“Дельфин” йөзү бассейнында йөзү буенча районара ярышлар узды.

Нурлат, Мөслим, Чирмешән, Әлки, Яңа Чишмә, Спас районнарыннан спортчылар Аксубайга ярышларга килделәр. Мәйданчык хуҗалары – тренер Геннадий Леонтьев тәрбияләнүчеләре аларга көчле көндәшлек тудырды.
Йөзүнең төрле төрләрендә аксубайлылар финишка беренче булып килделәр. Команда әгъзалары барлыгы ун шәхси медаль яулады. Йомгаклау эстафетасында Аксубай районы йөзүчеләре иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

– Безнең команданың җиңүе – ныклы күнегүләр нәтиҗәсе, – дип билгеләп үтте Геннадий Леонтьев. – Балалар нәтиҗә өстендә максатчан эшләделәр. Әти-әниләрнең ярдәме дә шулай ук зур роль уйнады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев