Аксубай футболчылары ТР Беренчелегендә бронза яуладылар
Аксубайда өч көн дәвамында 2013 елда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча ТР Беренчелеге ярышлары барды.
Көч сынашуларда республиканың шәһәр һәм районнарыннан 11 иң яхшы футбол дружинасы катнашты. Мәйданчык хуҗалары исәбендә – дүрт җиңү матчы! Безнең спортчылар өченче призер булдылар. Алар бары Яр Чаллыдан булган көндәшләреннән генә оттырдылар.
Район данын спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Сайдар Хәнифов, Михаил Афиногентов, Самат Бикмөхәммәтов, Юныс Вафин, Дмитрий Елисеев, Егор Лодоркин, Андрей Муравьев, Олег Пименов, Алексей Убейкин, Арсений Федоров һәм Айзат Хәмидуллин яклады. Команданың уңышын тренер Александр Лодоркин да тулы хокук белән бүлешә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев