Аксубай футболчылары республика турнирында өченче урынны яулады
Спорт мәктәбе командасы «Күн туп» Бөтенроссия ярышларының республика этабында (2010-2011 елгы яшь төркемендә) бронза кубок отты.
Ярышлар Казанда «Мирас» стадионында узды. Спорт турнирына республиканың шәһәр һәм районнарыннан иң көчле командалар җыелды. Безнең футбол дружинасы алар өчен җиңүгә лаеклы көндәш булды.
Тренер Валерий Павлов тәрбияләгән спортчылар уенда яхшы әзерлек белән бергә команда рухын да күрсәттеләр. Нәтиҗәдә өченче урынны яуладылар.
Фото Спорт мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев