Аксубай футболчылары көмеш кубок яулады
Кече шәһәрләр арасында мини-футбол буенча «ФФРТ» республика кубогы турнирында Александр Лодоркин җитәкчелегендә «Аксу» командасы икенче призер булды.
Ярышларда республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан 24 команда катнашты. Уеннар өч көн дәвамында барды. Аксубайлылар беренче көнне Алабуга командасын 4 : 0 исәбе белән җиңделәр. Безнең футболчыларга икенче көнне дә зур уңыш елмайды. Азнакай командасы белән очрашу 4 : 2 исәбе белән тәмамланды, аннары нурлатлылар капкасына дүрт җавапсыз туп керттеләр. Финал көне дә шулай ук ике җиңү алып килде: район вәкилләре Менделеев командасын – 4 : 2, мамадышлыларны 6 : 4 исәбе белән җиңделәр, алар бары тик мәйдан хуҗалары – Байлар Сабасы командасына гына оттырдылар.
Мондый абруйлы турнирда икенче урын – бик яхшы нәтиҗә.
Район данын республика ярышларында Булат Ганиев, Кирилл Назаров, Александр Краснов, Николай Чернышев, Зөлфәт Җиһангиров, Салават Сәмигуллин, Руслан Казаков, Фәрит Садриев, Шамил Галявев, Радик Галимҗанов, Иван Матюшкин, Иван Ковряков, Руслан Нәбиуллин яклады. Ярышларга баруда командага иганәчелек ярдәмен Артем Николаев һәм Николай Чернышев күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев