Аксубай чаңгычылары Әлмәт һәм Казан «Россия чаңгы юлы -2024» җиңүчеләре арасында
Якташларыбыз Казанда һәм Әлмәттә «Россия чаңгы юлы -2024» җиңүчеләре булдылар
Беловкада туып үскән янгын сүндерүче-коткаручы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «2021 елның иң яхшы янгын сүндерүчесе» Бөтенроссия бәйгесенең абсолют җиңүчесе Владимир Кожеманов Татарстанның нефть каласы чаңгы юлында беренче урынны яулады. Ә Нурлат җылылык челтәрләренең Аксубай участогы җитәкчесе Мансур Сәхабетдинов тормышны тәэмин итүче тармак предприятиеләре һәм оешмалары арасында чаңгы буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә үз яшь категориясендә 3 километрлы дистанциядә, финишка 13 минут 25 секундта килеп, икенче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев