Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Аксубай бадминтончысы «Йолдызлар матчы»нда бер генә уенда да оттырмады

Никита Мулеев Мәскәү өлкәсенең Раменский шәһәрендә бадминтон буенча Россия Чемпионатында Россия спорты элитасы арасында чыгыш ясап, шәп нәтиҗәләр күрсәтте.

Ул үз командасы уңышына зур өлеш кертте. Кортта яхшы уен техникасын, хәрәкәтләрнең югары координациясен күрсәтте. Бу йолдызлар матчында Россия Кубокларында, Чемпионатларында, Беренчелек ярышларында призлы урыннарны яулаган Россиянең төп җыелма командасы әгъзалары чыгыш ясады. Ике команда көч сынашты, икенчесендә безнең якташыбыз Никита Мулеев уйнады һәм 4 : 2 исәбе белән җиңүгә иреште. Без Никитадан ярышларның ничек узуы турында сөйләвен, югары рангтагы матчлар турында тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык.

– Барысы да яхшы һәм мавыктыргыч узды, – дип билгеләп үтте спортчы. – Беренче чиратта – бу тамашачылар, фанатлар, телевизор караучылар өчен матч, тамаша. Без барыбыз да бу уеннардан уңай хис-кичерешләр тудыра алганбыздыр дип уйлыйм.

Мине ике разрядта уйнарга билгеләделәр. Бу ир-атлар парлы уены һәм яңа форматтагы «өчкә-өч» матч-тамаша.

Гадәттә мин кулдашым белән уйный идем, ә монда башка спортчы белән билгеләделәр. Әмма, шуңа да карамастан, без уңышлы уйнадык, матур, мавыктыргыч уен күрсәтә һәм җиңә алдык.

«Өчкә-өч» матчында үзебезгә дә, көндәшләргә дә кызык иде. Мондый форматны уйнау яхшы идея, сиңа кая уйнарга дигән карарны тагын да тизрәк табарга туры килә. Уйлау, акыл белән, катгыйрак, тизрәк уйнау – нәкъ менә болар уенда матчлар нәтиҗәсенә йогынты ясый торган факторлар. Мондый ритмга тизрәк җайлашучылар җиңәчәк. Бу матчта без дә җиңдек. Әйе, шулай килеп чыкты да, бер генә уенны да оттырмыйча, мин командага максималь файда китердем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев