Аксубай бадминтончысы Бөтенроссия ярышларында көмеш медаль яулады
Якташыбыз Никита Мулеев Түбән Новгородта узган бадминтон буенча Бөтенроссия турнирының көмеш призеры булды.
Никита, ирләр арасында ялгыз разрядта һәм парлы разрядта ике икенче урынны яулап, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Бу казанышлар безнең спортчының югары дәрәҗәдә әзерлеген һәм осталыгын ассызыклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев