Аксубай 3нче мәктәбе командасы Спорт мәктәбенең алтын кубогына ия булды
Үзәк шугалакта 2010-2011 елларда туган спортчылар арасында хоккей буенча Спорт мәктәбе беренчелеге ярышлары узды.
Киеренке ярышларда Аксубай өченче мәктәбе хоккей дружинасы лидерлыкны тотты. Икенче һәм өченче урыннарны Савгач һәм Иске Ибрай мәктәпләре командалары алды.
Хөкемдарлар коллегиясе иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән турнир уенчыларын грамоталар һәм статуэткалар белән билгеләп үтте.
Иң яхшы капкачы дип – Кәрим Раузетдинов (3нче Аксубай мәктәбе), иң яхшы сакчы дип – Хәлим Кадыйров (Иске Ибрай мәктәбе), иң яхшы һөҗүмче дип Владислав Сидияров (Савгач мәктәбе) танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев