Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«Аксу» командасы ТР Беренчелегендә «алтын» яулады

Районның футбол командасы өчен мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге җиңү белән тәмамланды.

Тренер Александр Лодоркин тәрбияләнүчеләре югарылыкта иде.

Аксубайлылар футбол мәйданчыгында Яңа Чишмә командасы белән очрашып, яхшы уен күрсәттеләр. Алар күрше район футболчылары капкасына биш җавапсыз гол керттеләр.

Нурлатның «Факел» командасы белән матч вакытында да мәйданчыкта активлык кимемәде. Бу очрашу аксубайлылар файдасына 4 : 1 исәбе белән тәмамланды.
Безнең район командасы һәм Спас районы командасы финал уеннарында беренчелек өчен көч сынашты. Һәм монда да спортчылар чын спорт характеры күрсәттеләр һәм үзләренә беренче урынны тәэмин иттеләр. Уен 5:0 исәбе белән тәмамланды.

Ярышларның әлеге этабында җиңү Татарстан Республикасы беренчелегенең финалына юллама алып килде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев