«Аксу» командасы районара турнирда җиңде
Спорт мәктәбенең «Аксу» командасы Алексеевск районында узган 2014-2015 елгы катнашучылар арасында футзал буенча ачык турнирда искиткеч җиңүгә иреште.
Тренер Александр Лодоркин җитәкчелегендәге команда, мәйданчык хуҗалары белән ике очрашуда да 8 : 1 исәбе белән җиңү яулап, көйле уен күрсәтте. Лаеш командасы белән матчта безнең спортчылар көндәшләрен ышанычлы 5 : 0 исәбе белән җиңделәр.
Бу уңыш җитди күнегүләр һәм күнекмәләрне яхшырту өстендә даими эшләү нәтиҗәсе булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев