«Аксу» командасы янә яхшы уен күрсәтте
Безнең мини-футболчылар «Труд» кубогы турнирында пьедесталның икенче баскычын яуладылар
Чистайда узган «Труд» кубогы өчен көч сынашуларда 2017 елгы спортчылар тизлек, маневрлар ясау, көндәшләрне кисәтү осталыгын күрсәттеләр. Һәм боларның барысы да «Локомотив», «Труд-2» һәм «Максад» командалары белән узган барлык өч матч дәвамында.
Хәтта спортчыларны тәрбияләгән тренер Александр Лодоркинга да балаларның үҗәтлегенә һәм азартлыгына гына түгел, ә уеннарның иң катлаулы мизгелләрендә дә югалып калмауларына гаҗәпләнергә генә калды.
Спортчыларның тырышлыгы юкка булмады. Икенче урын лаеклы уен өчен лаеклы бүләк булды.
Иң яхшы һөҗүмче, команда капитаны Шакир Фәхретдинов истәлеккә өстәл сәгате алды. Иң яхшы уенчылар Игнат Ванюков һәм Константин Исмуллин да призларга лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев