Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«Аксу» командасы янә яхшы уен күрсәтте

Бу футбол буенча «Кубок Союза -2023» Россия турнирының Бронза финалында булды.

Уен 25-26 ноябрь көннәрендә Нурлат шәһәрендә узды. 2016 елда туган уенчылар командалары арасында мактау пъедесталына «Труд» (Чистай), «Мирас» (Казан) һәм безнең «Аксу» командалары менде.

Һәрвакыттагыча, турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар билгеләнде. Безнең командада хөкемдарлар коллегиясе карары, ярышларда катнашкан иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шулай ук тамашачылар тәкъдиме белән «Аксу» командасы капитаны Шакир Фәхретдинов иң яхшысы дип танылды.

Безнең өчен искиткеч узган турнирда катнашучыларның һәрберсен шәхси медальләр һәм бронза кубок белән бүләкләделәр. Болар – команда капитаны Шакир Фәхретдинов, уенчылар Ризат Хәмидуллин, Кәрим Хафизов, Игнат Ванюков, Глеб Макаров, Олег Тимкин, Костя Исмуллин, Хәбир Хәмитов, Костя Крайнов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев