Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Спорт

“Аксу“ – өченче призер

Алексеевск районында кызлар арасында волейбол буенча ТР Беренчелеге уеннары үтте. Катнашучы 12 команда арасында Савгач мәктәбе кызлары тәкъдим иткән безнең волейбол командасы да бар иде. Шуны билгеләп үтәсе килә, ДЮСШ тренеры Ольга Васильева кулы астында шөгыльләнгән әлеге мәктәп волейболчылары зональ, республика дәрәҗәсендәге ярышларда һәрдаим җиңү яулап, призлы урыннарны алалар. Татарстан...

Алексеевск районында кызлар арасында волейбол буенча ТР Беренчелеге уеннары үтте.

Катнашучы 12 команда арасында Савгач мәктәбе кызлары тәкъдим иткән безнең волейбол командасы да бар иде. Шуны билгеләп үтәсе килә, ДЮСШ тренеры Ольга Васильева кулы астында шөгыльләнгән әлеге мәктәп волейболчылары зональ, республика дәрәҗәсендәге ярышларда һәрдаим җиңү яулап, призлы урыннарны алалар. Татарстан Беренчелегендә чыгыш ясап та, үз алларына призлы урын яулау максатын куйдылар. Өченче урын өчен киеренке көч сынашуда "Аксу" Буа командасын җиңеп, бронза призер булды. 2002-2003 елларда туган кызлар арасында безнең спортчы кызыбыз Ольга Максимова волейбол буенча ТРның иң яхшы уенчысы булып танылды.

Фото: www.volley-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев