Зәйдә фура белән бәрелешкән машина эчендә кысылып калган хатын-кызны чыгарганнар
Шәһәрдән чыгу юлында “Ниссан Тиида” һәм Пенза өлкәсе номерлары булган фура бәрелешкән.
Зәй янында фура белән бәрелешкәннән соң машина эчендә кысылып калган хатын-кызны чыгарганнар. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Кичә иртән Зәй шәһәреннән чыгу юлында “Ниссан Тиида” белән Пенза номерлары булган фура бәрелешкән. Урынга 88 нче янгын сүндерү-коткару отряды янгын сүндерүчеләре килгән”, - диделәр матбугат хезмәтендә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җиңел машинаның аккумуляторын сүндергәннәр. Һәм гидравлик авария-коткару коралы ярдәмендә ишеген ачып, машинада кысылып калган хатын-кызны чыгаралар.
Республика Дәүләт автомобиль инспекциясендә әйтүләренчә, хатын-кыз төрле имгәнүләр алган. Аны хастаханәгә озатканнар.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев