Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Журналист, язучы белән очрашу

Нәҗип Думави исемендәге Яңа Дума урта мәктәбендә шагыйрь, журналист Илдус Диндаров белән очрашу узды.

Ул күп кенә китаплар авторы, Татарстан Республикасының Язучылар һәм Журналистлар берлеге әгьзасы, шигырь, хикәя җыентыклары һәм тарихи-документаль китаплар авторы, Татарстан журналистларының “Бәллүр каләм” бүләге иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Илдус Диндаров Нурлат районының Биккол авылында туып үскән. Казан дәүләт университетында белем алган, Ленинград югары партия мәктәбен тәмамлаган. Мәктәп елларыннан ук мәкаләләр, шигырьләр язган һәм аларны газеталарда бастырган. Төрле елларда Нурлат районының “Дуслык”, Аксубай районның “Авыл таңнары”, Минзәлә районының “Коммунизм таңы”, “Ватаным Татарстан” газеталарында хезмәт куйган.

Кунак әлеге белем бирү оешмасында татар телен саклау һәм үстерү буенча нинди эшләр башкарылуы, нинди чаралар үткәрелүе, нинди проектлар эшләнүе белән кызыксынды. Иң беренче булып ул балалар бакчасында булды. Бакчада балалар татар мохитендә тәрбияләнәләр. Сабыйларның татар телендә шигырьләрне сәнгатьле итеп укулары, ана телебезгә өйрәтә торган милли чаралар, проектларның эшләнүе, милли почмаклар, татарча әсбапларның җитәрлек булуы шул хакта сөйли.

Мәктәп директоры Энҗе Хәйретдинова һәм белем бирү учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән берлектә кунак өлкән сыйныф укучылары белән очрашты. Илдус Гали улы укучыларга үзенең яңа китапларын тәкъдим итте, үзенең иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен укып узды, укучыларның сорауларына җавап бирде.

Илдус Диндаров Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен үстерү һәм саклау мәсьәләләре комиссиясе оештырган татар телендәге ябык әдәби әсәрләр конкурсында катнашкан һәм өченче урынга лаек булган.

–Бу конкурста барысы да гадел, чиста булды, ул татар халкы арасыннан беркем белмәгән кешеләрне ачыклады, – дип билгеләп үтте журналист Илдус Диндаров.

Укучыларны оялып, куркып тормаска, кулга каләм алып, татар телендә иҗат итәргә өндәде. Очрашу истәлеге итеп ул мәктәп китапханәсенә үзенең яңа “Кояшлы көннәрем, айлы төннәрем”, “Торна күзе” китапларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев