Жаворонков Covid-19 белән авырганнан соң кайчан прививка ясатырга кирәклеген аңлатты
Пандемия башында коронавирус белән авырган кешеләрнең хәзер коронавируска иммунитеты юк.
Covid-19 белән авырганнан соң коронавируска каршы прививканы антитәнчекләр патогенга карата эшләми башлагач ясатырга кирәк. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Белгәнегезчә (моны федераль дәрәҗәдә дә әйтәләр, фәнни мәкаләләрдә дә дәлилләр китерелә) иммунитет 6-8 ай дәвам итә. Шуңа күрә әгәр элегрәк моны эшләргә кирәкми, прививка ясатмагыз, сезнең иммунитет әле барлыкка килмәгән дип әйтсәк, бүген исә коронавирус белән 6-7 ай элек авырган очракта инде вакцинация узарга мөмкин дип әйтәбез, әлеге уңайдан бернинди каршылык юк», — дип искәртте спикер.
Жаворонков ачыклык керткәнчә, пандемия башында коронавирус белән авырган кешеләрдә инде антитәнчекләр бетеп килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев