Үзеннән соң якты эз калдырды
Роза Камил кызы Хәбибуллина район газетасы редакциясенә алты ел җитәкчелек итте. Тормышының 35 елын район газетасы редакциясенә багышлады.
Редакциягә ул, 1965 елда, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң ук, татар дубляж газетасына корректор булып эшкә килә. Казан дәүләт университетының татар журналистикасы факультетына читтән торып укырга керә.
1967 елда перспективалы хезмәткәрне тәрҗемәче итеп күчерәләр. Бергә эшләгән хезмәткәрләре, редакция ветераннары аның турында иҗади, максатчан, инициативалы кеше иде, дип сөйлиләр.
Ул укый һәм, текстларны тәрҗемә итеп кенә калмыйча, һөнәрендә камилләшә. Акрынлап үзе дә мәкаләләр яза башлый. Ә 1986 елда, дубляж буенча мөхәррир урынбасары Сәет Хәммәдиев лаеклы ялга киткәннән соң, татар газетасын җитәкли.
1994 елда аңа шулай ук мөһим булган вазыйфаны – район газетасы редакторы урынын ышанып тапшыралар. Төп эше белән беррәттән, Роза Камил кызы районның иҗтимагый-сәяси тормышында да актив катнаша, «Ак калфак» татар хатын-кызлары хәрәкәтен җитәкли, Кармәт авылында Хәсән Туфан музеен булдыру өстендә янып-көеп йөри башлый.
«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә. 1996 елда Роза Камил кызына «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем, ә аннары, «Хезмәт ветераны» исеме бирелә. Роза Хәбибуллина иҗади шәхес иде, ул көчкуәте, уй-ниятләре ташып торган, планнар, идеяләр белән янып яшәгән вакытта китеп барды. Аның эш өстәлендә Хәсән Туфан турында язылып бетмәгән материал калды. Ул 2000 елның ноябрь көнендә китеп барды.
Ә бер айдан шагыйрьнең тууына 100 ел тулды, ә ул аның юбилеена әзерләнгән иде. Редакциядә Хәсән Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы?» дигән шигыре Роза Камил кызының иң яраткан шигыре булуын бүген дә хәтерлиләр. Ул әлеге шигырьне еш сөйли һәм хезмәттәшләренең күбесе аны бүген дә яттан белә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев