Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Үзенчәлекле балалар өчен

Сәламәтлекләре чикле балаларның әти-әниләре “Ягымлылык“ халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә үзләрен борчыган мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттеләр.

Әти-әниләр алдында мәгариф бүлеге методисты Сергей Чеверикин чыгыш ясады. Ул инклюзив белем бирү, мөмкинлекләре чикле балалар өчен яраклаштырылган төп белем бирү программаларын кертү турында сөйләде.

– Мөмкинлекләре чикле балалар – ул сәламәтлекләре махсус шартлардан тыш белем бирү программаларын үзләштерүгә комачаулаган сабыйлар, – дип билгеләп үтте спикер. –  Махсус шартлар яраклаштырылган программаларны, уку әсбапларын, китапларны, белем алуның техник чараларын, ассистент, тьютор хезмәте тәкъдим итүне һ.б.ны үз эченә ала.

Чаралар комплексына – белем бирү учреждениеләренең техник тупланышына, педагогларның әзерлегенә карамастан, проблемалы моментлар да аз түгел. Төп бәла – квалификацияле кадрларның җитмәве, уку әсбапларының, китапларның булмавы.

Белем бирү өлкәсендә әлеге юнәлештә күп эшләргә кирәк әле.

Гаилә һәм балага ярдәм бүлеге белгечләре мөмкинлеге чикле балалар белән эшләү өчен яңа  “Объективтагы дөнья“ түгәрәге турында хәбәр иттеләр. Һәвәскәр фотограф, Җиңү волонтеры һәм активистка Кристина Удиярова балалар белән даими мастер-класслар үткәрәчәк.

“Моңа охшаш дәресләр иҗади күнекмәләрне дә, коммуникатив сәләтне дә арттыра, моннан тыш гүзәллекне күрергә өйрәтә“, – диләр оештыручылар.

Фото
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев