Заря поселогыннан 90 яшен билгеләп үтүче беренче юбиляр
Заря поселогы кешесе Анна Гулякова 90 нчы туган көнен билгеләп үтте.
Бу – ул яшәгән посеок тарихында 90 яшьлек беренче юбилей. Гуляковлар йортында шатлык, уңай кәеф хөкем сөрде. Ветеранны котларга рәсми кунаклар да килде.
– Хөрмәтле Анна Ивановна, район җитәкчелеге исеменнән күркәм юбилеегыз уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итегез, – дип мөрәҗәгать итте юбилярга район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов. – Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек телибез! Ватан хакына куйган фидакарь хезмәтегез бәяләп бетергесез, балаларыгызны җәмгыятькә кирәкле кешеләр итеп тәрбияләгән өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә.
Район җитәкчелеге вәкиле РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыды, юбилярга чәчәк бәйләме һәм район исеменнән бүләкләр тапшырды.
Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев авылдашын 90 яшьлек юбилее белән котлады, ул да әбекәйгә иң изге теләкләрен җиткерде. Һәм Анна Ивановнаның улы Николай Гуляков гаиләсенә әниләренә булган кадер-хөрмәт һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт белдерде. Аның өчен яхшы шартлар тудырылган, әбекәй ярату һәм мәхәббәт белән уратып алынган.
Рәсми кунакларның килүенә сөенгән Анна Ивановна барысына да рәхмәт укыды.
Аның тормышы да җиңелләрдән булмый. Ире Елизар Андреевич һәм биш уллары белән 1968 елга кадәр Заряда яшиләр. Аннары гаилә Чистайга күченә. Балалары буй җитеп, үз тормышларын коралар. 1983 елда ире вафат була. Сиксәненче еллар ахырында уллары кече ватаннарына кайту турында хәлиткеч карар кабул итәләр. Алексей, Сергей, Николай һәм Валентин авылда эшли башлыйлар, йортлар төзиләр, Анатолий Чистайда кала. Әниләре дә Заряга күчә, улларына балалар үстерешергә, хуҗалык эшләре белән идарә итәргә булыша. Анна Ивановна бәхетле әби, аның 12 оныгы һәм 17 оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев