Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Заря” чишмәсе кунаклар җыйды

Беренче Май бәйрәме – Урмандеево авыл җирлеге балалары һәм өлкәннәре өчен иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе.

Язның соңгы аена туры килсә дә, нәкъ менә ул җылылык символы булып санала. Заря бистәсендә яшәүчеләр бу көнне дуслар белән очрашып күңелле ял итүгә  багышладылар. Кояшлы якшәмбе көнне «Заря» чишмәсе янына Урмандеево һәм Заря бистәләрендә яшәүчеләр гаиләләре белән килделәр. Бу авылларда туып-үсеп, хәзер читтә яшәүчеләр дә күп кайткан иде. Барлыгы 185 кеше җыелды.

Аксубай православие чиркәве рухание иеромонах Иоанн изгеләндергән чишмәдә Изге Пасха бәйрәме хөрмәтенә дога укыды. Тантанада катнашучылар Иоанн атакай кулыннан бүләккә пасхаль йомырка һәм тәм-томнар алдылар. Халык белән әңгәмә барышында һәркем руханига үзенең яшерен сорауларын бирде һәм җаваплар ала алды. 

Урмандеево мәдәният йорты директоры Архип Иванов җыелган халыкны Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм уңаеннан Урмандеево авылы китапханәчесе Татьяна Максимова, «Якын кешеләр» клубы әгъзалары -  күп балалы Липатовлар һәм Гуляковлар гаиләсе мул табын әзерләде. Учакта балык шулпасы пешерделәр, самавырда чәй кайнаттылар.

Табигатьнең матур урынында сыйлану балаларның да, өлкәннәрнең дә күңеленә хуш килде. Беренче май тематикасы буенча әзерләнгән мәдәни программа мавыктыргыч үтте. Катнашучылар әлеге датаның тарихын һәм традицияләрен зур кызыксыну белән искә алдылар. Концерт номерлары белән Урмандеево мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эдуард Ильин, Михаил Максимов һәм яшь талантлар Вадим Липатов, Марсель Вәлиуллин һәм Анастасия Новичкова сөендерде. 

Табигать кочагында үткәрелгән  бәйрәм күңелле конкурслар һәм хәрәкәтчән команда уеннары белән дәвам итте. Балалар зирәклек һәм җитезлекне таләп иткән матурлыкны бәяләү, үз кулларың белән нәрсә дә булса ясау, тизәйткечләр әйтешү бәйгесендә осталыкларын күрсәттеләр. Һәр катнашучы оештыручылардан татлы приз алды.

- Чишмәдә очрашу бик кызыклы, күңелле узды, – дип үз фикерен белдерде Татьяна Максимова. – Чишмә янында алынган эмоциональ кәеф алдагы эштә дә, укуда да чагылыш табачак.     Шулай ук клуб хезмәткәрләренең, китапханәчеләрнең халык белән массакүләм чаралар үткәрүдә бердәм эшләве  алга таба да авыл тормышын күңелле итүдә зур нәтиҗәләргә китерүен зур ышаныч белән әйтеп була.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев