Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Законсыз түләүләргә юл куймаска

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге тарафыннан, вафат булган пенсионерның билгеле бер чор дәвамында гаилә әгъзалары тарафыннан, пенсияләрне хокуксыз алу очраклары ачыкланды.

Мондый хәлләргә юл куймас һәм законсыз түләүләрне булдырмас өчен, фонд җитәкчелеге 1934 елда туган һәм аннан өлкәнрәк пенсия алучыларны тиз арада актуальләштерү турында Карар кабул итте. 2019 елның декабрь ае дәвамында Пенсия фондының территориаль органнары хезмәткәрләре шәхесне раслау, мәгълүматларны актуальләштерү һәм пенсияләрне арттыруны булдырмау максатыннан, пенсия алучыларның белешмәләрен тикшерү өчен өйләренә барып кайтачаклар.

Игътибарыгызны юнәлтәбез, барлык хезмәткәрләр дә Россия Пенсия фонды хезмәткәре таныклыгына ия һәм аны гражданин таләбе буенча күрсәтергә тиеш.

– Фонд хезмәткәрләре гражданнарның әлеге категориясенә өйгә йөри һәм аларны шәхесне раслау өчен, РПФның клиент хезмәтләренә үзләре мөрәҗәгать итәргә өндәми, – дип сөйли Аксубай районы буенча клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев. – Әгәр хезмәткәр пенсионер белән очраша алмаса, почта тартмасына белешмәлек һәм шәхесне раслау кирәклеге турында хәбәр калдырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев