Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Законны бозган кешеләргә төзәлергә ярдәм итәләр

Бүген җинаять-башкару системасы учреждениеләре һәм органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Бу хезмәтнең барлыкка килү тарихы 1819 елда, Александр I Указы белән башкару учреждениеләре полиция министрлыгы карамагына тапшырылгач башлана. Бүген җинаять-башкару инспекциясе хезмәткәрләре суд тарафыннан иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза чаралары билгеләнгән хөкем ителүчеләргә карата хөкем карарларының үтәлешен контрольдә тота.

– Бүгенге көндә безнең инспекциядә 54 хөкем ителгән кеше исәптә тора, шуларның өчесе – мәҗбүри эшләргә, егермесе – билгеле бер вазифаларны биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгән, өчесе – төзәтү эшләренә хөкем ителгән, берсе өй аресты рәвешендә җәза үтә, калганнары – шартлы-сынау срогы белән,– дип шәрехләде район җинаять-башкарма инспекциясе җитәкчесе, эчке хезмәт лейтенанты Алексей Морозов.

Сүз уңаеннан, район территориясендә инспекция эшен ул берүзе генә башкара.

Ләкин бүген бу ведомствоның башлангычында торган кешеләрне искә төшермичә булмый.

1981 елдан районда хезмәтне Рәхимҗан Сруртдинов җитәкли. Озак еллар ул да берүзе эш алып бара. 1997 елда тагын бер штат берәмлеге – инспектор өстәлә, аңа Рәйфә Зайниева кабул ителә. Кызганычка каршы, хәзер инде икесе дә безнең арада юк. 1998 елда УИИда инспектор булып соңгы ун елда инспекцияне җитәкләгән Венера Яфизова эшли башлый.

Венера Яфизова берничә ел РФ Федераль җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Нурлат муниципальара филиалы башлыгы булып тора, анда Аксубайдан тыш өч район – Нурлат, Әлки, Болгар керә.

Биш елдан артык аның җитәкчелегендә Антон Садилин инспектор булып эшли.

Өлкән инспектор Алексей Морозов җинаять-башкару инспекциясендә өченче ел эшли. Һәм ул ведомство эшен күркәм традицияләр негезендә төзегән ветераннарга рәхмәтле.

– Венера Рамиль кызы Яфизова минем өчен эштә остаз һәм үрнәк булды. Инспекциядә ул 25 елдан артык эшләде. Хезмәт барлыкка килгән көнне билгеләп үткәндә бакыйлыкка күчкән коллегаларны искә аласы, элеккеге хезмәттәшләремә һәм үземнең остазымны бәйрәм белән котлыйсым килә. Сәламәтлек һәм озын гомер телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев