ЗАГС яңа программага күчте
Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге яңа “ЕГР ЗАГС“ системасында эшләүгә күчте. “Бердәм дәүләт ЗАГС реестры“ программасы Россиядә 1 октябрьдән эшли башлады.
Бу система бөтен ил халкының гражданнар торышы актлары турындагы барлык мәгълүматлары сакланачак ЗАГС органнарының бердәм архивын үз эченә ала (туу, никах теркәү, аерылышу, үлү, исем алмаштыру (фамилия, атасының исеме), ата хокукын билгеләү, уллыкка, кызлыкка алу).
– 1 октябрьдән нигез салынган барлык яңа акт язулары да бердәм дәүләт реестрына кертеләчәк. ә элеккегеләре системага даими кертелеп барылачак, – дип сөйли Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова.
– Без яңа системада эшли башладык инде, әлбәттә, бөтен Рәсәйнең дә яңа программага күчүе нәтиҗәсендә кайчакта системада техник өзеклекләр килеп чыга һәм шуңа бәйле ЗАГС органнарының дәүләт хезмәтләре күрсәтү вакыты да арта.
Без мөрәҗәгать итүчеләрдән алдан ук гафу үтенәбез. Һәм үз чиратыбызда дәүләт хезмәтләрен алганда максималь уңайлы шартлар тудыру өчен оператив эшләргә тырышабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев