Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Үз мөмкинлекләренә ышаналар

Район территориясендә «Волга-Селект» ҖЧҖ биш ел инде үсемлекчелек буенча уңышлы гына эшли.

5110 гектарда бөртекле сабан культуралары чәчелгән. Шул исәптән 2300 гектарда – арпа, 2165 гектарда – бодай, 584 гектарда борчак. Техник культуралар 4487 гектар тәшкил иткән, аерым алганда – 1606 гектарны – рапс, 2881 гектарны көнбагыш били.

Сезон башыннан бирле чәчү эшләре тәүлек әйләнәсе алып барылды, механизаторлар бер генә сәгать тә эшсез басып тормадылар – барысы да чәчүне тизләтелгән вакыт эчендә төгәлләүгә юнәлтелде. Чәчүгә җәлеп ителггән 4 чәчү комплексы белән Рәмис Гыйматов, Раил Гатин, Ришат Гатин, Виктор Матюшкин, Әнвәр Шәрифуллин, Рәфис Волков, Вячеслав Кондрашов идарә итте. Игенчеләр смена нормаларын арттырып үтәп эшләделәр – һәр агрегат 60-70 гектарда культуралар чәчте.

Чәчү эшләре параллель рәвештә берничә участокта барды. Алар күп кенә башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге кебек үк, бер зонада гына түгел, ә районның төрле почмакларында урнашкан, бу исә үз кыенлыкларын тудыра. Шуңа да карамастан, бурыч иң оптималь срокларда үтәлгән.

– Механикалаштырылган звенолар һәм хезмәт күрсәтүче барлык хезмәтләр дә көйле эшләде, – дип сөйли «Волга-Селект» ҖЧҖ управляющие Иршат Хәнифов. – Без үз мөмкинлекләребезгә ышанабыз – мондый булдыклы механизаторлар, һәм көчле техника белән теләсә нинди бурычны үтәргә мөмкин.

Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе машина йөртүчеләр – Хәлим Хәнифовны, Александр Янилкинны, Александр Мартыновны, Максим Константиновны, Алексей Купцовны, автозаправщик Александр Лазоркинны һәм барлык белгечләрне дә билгеләп үтте.

Бүген «Волга-Селект» басуларында чәчүлекләрне карау дәвам итә. Сергей Шишкин, Ленар Нуртдинов, Мәүлет Закиров чәчүлекләрне тәрбияләүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшлиләр.

Быел язда эремә комплексы сафка бастырылды. Ул заманча техника белән җиһазландырылган. Бу объектта яшь белгеч – агроном Радик Ризванов эшли. Эремә пункты үсемлекчелектә биологик һәм химик препаратларны нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Һәм бу, ахыр чиктә, кырларның уңдырышлылыгын арттыруга ярдәм итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев