Үз артыңнан җыештырып калдыру – тәрбиялелек билгесе
Безнең бистә йөзе даими үзгәреп тора.
Балалар өчен уен мәйданчыклары, тротуарлар төзелә, чәчәк түтәлләре булдырыла, урамнарда үләннәр даими чабылып тора. Яраткан бистәбезнең көннән-көн ямьләнә, чистара баруын күреп күңел шатлана.
Биредә яшәгән кешеләр үзләрен бераз тәрбиялерәк тә тотсалар, тагын да сөенечлерәк булыр иде дә бит.
Үзәк урамнарда эскәмияләр урнаштырылган, кичләрен монда кешеләр ял итеп утыралар, алар арасында яшьләр дә аз түгел. Барысы да яхшы кебек, әмма, иртән тәмәке төпчекләренең урнага түгел, ә чәчәк түтәлләренә ташланган булуын күреп йөрәк әрни. Чүп салынырга тиешле савытның әйләнеп капланып, андагы чүпнең тирә-якка таралу картинасына да еш тап булырга туры килә.
Нигә шундый әшәкелек эшләнә соң? Әлеге гамәлләре белән алар үзләренең ни дәрәҗәдә тәрбиясез, җавапсыз булуларын гына күрсәтәләр түгелме. Димәк, аларның өйләрендә, фатирларында да тәртип аксый. Мондый гамәлләр безнең урамнарны һәм ишегалларын бизәми. Балалар өчен ясалган уен мәйданчыкларының берсендә таганны төбе-тамыры белән тартып алганнар, икенчесендә бала, уен белән мавыгып, комлык түбәсенә менгән.
Өстәвенә мондый эшләр төнлә генә түгел, ә көндез дә эшләнә. Кешеләр бу гамәлләрне күреп торалар, әмма мондый вәхшилеккә киртә куймыйлар. Башкалар килерләр, төзәтерләр әле, дип уйлыйлардыр инде. Боларның барысы да үзләре, аларның балалары өчен эшләнгәнен аңламыйлар, күрәмсең.
Кайбер аксубайлылар үзләренең “борын астында” ниләр эшләнүен күрмиләр, алай гына да түгел, акланыр өчен төрле сәбәпләр уйлап табалар.
Күптапкырлар үтенечләр белән мөрәҗәгать иткәннән соң һәм профилактик әңгәмәләр алып барганнан соң, Аксубай районының административ комиссиясе агымдагы елда бистә һәм авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү һәм аларны тәртиптә тоту кагыйдәләрен бозу турындагы 15 эшне тикшергән, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылган, хокук бозучыларның дүртесенә акчалата штраф түләргә туры киләчәк.
Без шулай ук дүрт аяклы дусларыбыз өчен дә җаваплы, бу хакта да онытырга ярамый. Җәмәгать урыннарында этләр белән йөрү кагыйдәләрен истән чыгармаска кирәк. Борынчык кигезеп һәм кыска чылбырда йөртү – төп кагыйдәләр булып санала. Кагыйдәләр үтәлмәгән очракта эт хуҗасына карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелә.
– Бу шулай ук шәхси хуҗалыкларында мал асраучыларга да кагыла – кәҗәләр урамда башка кешеләр мөлкәтенә зыян салып иректә утлап йөрергә түгел, ә нәкъ менә йортта асралырга тиеш, – дип сөйли Административ комиссиянең җаваплы сәркатибе Николай Камболов.
Административ комиссия шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Большаков белән берлектә бистә урамнарындагы иске техникаларны ачыклау максатыннан, тикшерүләрне даими үткәреп тора. Хуҗалар белән профилактик сөйләшүләр алып барыла һәм шуннан соң “игътибарны җәлеп итеп торган объект” хуҗа яшәгән йорт территориясенә кертелә. Хәзерге вакытта бистәдә зур йөк автомобильләре өчен махсус урын билгеләнгән.
Биналар фасадын матурлау һәм тирә-якны тәртиптә тотуга бәйле сәүдә һәм башка предприятиеләр хуҗаларына карата да таләп аерым.
Районны төзекләндерүгә бәйле бик күп эшләрне планлаштырырга була, әмма, кешеләр әйләнә-тирә мохитка карата үзләренең карашларын үзгәртми торып, аларны гамәлгә ашыру файдасыз. Кешедән бер генә нәрсә таләп ителә – бу инициатива һәм әйләнә-тирә мохитне бары тик аз гына булса да ямьлерәк итү теләге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев