Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Юлия Зобова 38 ел пешекче булып эшли

Юлия Николаевна үзенең хезмәт юлын Аксубай җәмәгать туклануы оешмасында Нурлатта алты айлык курслар тәмамлаганнан соң башлый.

Чирек гасыр ул Аксубай универсаль технологияләр техникумында хезмәт куйган. Һәм менә өч елдан артык инде Аксубай 2 нче урта мәктәбендә пешекче булып эшли.


Мәктәп туклануын реформалаштыру, яңа стандартлар һәм таләпләр – болар барысы да Юлия Зобовага да кагылган. Уку вакытында мәктәпләрдә ике тапкыр ашату оештырыла. Пешекчеләргә укучыларны тукландыру буенча иң зур җаваплылык ята.


– Бездә әлегә тынлык, бары тик мәктәп яны лагерында ял итүче укчылар өчен генә әзерлибез. Ә уку елы дәвамында көн саен 600-700 кешегә ризык әзерлибез. Бу бер дә кыен түгел – алты кеше өчен әзерлисенме яки алты йөз кеше өченме. Тәҗрибә еллар узу белән килә, әмма иң мөһиме – үз һөнәреңне ярату, – ди пешекче.


Мәктәптә туклану белән балалар да, ата-аналар да канәгать. 2 нче мәктәптә укучыларның ата-аналарын төшке ашларны дегустацияләүгә еш чакыралар. Миңа да, ата-ана буларак, мәктәп ашханәсеннән менюны авыз итәргә туры килде. Әлбәттә, балалар кайчакта тукланудан баш тартырга мөмкин, чөнки өйдә башка төр ризык ашыйлар, ә мәктәптә икенче төрле ризык бирәләр. Әмма пешекчеләр командасына тиешле бәя бирергә кирәк: биредә бик тәмле пешерәләр!


Ашханәдә эш көне иртәнге җидедән башлана. Кичтән үк өлкән пешекче иртәнге һәм төшке ашка меню эшли. Юлия Николаевнаның әзерлек технологиясе белән проблема туганы юк. Мәктәп ашханәсендә меню, барыннан да элек, сәламәт туклануга юнәлтелергә тиеш.


Мәктәп директоры Энҗе Туктарова, пешекче Юлия Николаевна бик җаваплы һәм еш кына хезмәттәшләреннән бер сәгатькә иртәрәк килә, дип билгеләп үтте.


Күптән түгел мәктәп коллективында пешекче Юлия Зобованың юбилеен билгеләп үттеләр. Котлау сүзләре белән бергә җитәкчелек, хезмәттәшләре һәм укучылар исеменнән рәхмәт сүзләре дә яңгырады. Юлия Николаевна әйтүенчә, аның өчен төп рәхмәт – укучыларның буш тәлинкәләре һәм “бик тәмле булды” дип әйтелгән ихлас сүзләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев