Юл һәлакәтендә бала зыян күргән
2 сентябрь көнне Аксубай районында юл-транспорт һәлакәте булган, анда бер бала зыян күргән.
Һәлакәт Чистай-Аксубай-Нурлат автоюлының 76 нчы километрында килеп чыга. 23 яшьлек Түбән Кама шәһәрендә яшәүче машина йөртүче ханым, “LADA Granta“ машинасында шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенә таба хәрәкәт иткәндә имин хәрәкәт итү тизлеген сайламый һәм идарәне югалтып, каршы як юнәлешендәге юл читенә тәгәри.
Һәлакәт вакытында автосалонда 3 пассажир була, алар арасында ханымның бер яшьлек кызы да. Бөтен пассажирлар да төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән Аксубай үзәк хастаханәсенә китерелгән, ике кеше, шул исәптән бала – сырхауханәгә салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев