Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиядә районда иң куркыныч юлны атадылар

Районның Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиясе елга нәтиҗә ясады.

Комиссия рәисе Станислав Зайцев 2021 елның 12 аенда район юлларында 178 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыкканын, аларда 4 кешенең гомере өзелүен, 25 кешенең тән җәрәхәтләре алуын хәбәр итте. 2020 ел белән чагыштырганда юлтранспорт һәлакәтләре саны 3кә, һәлак булучылар саны 3 кешегә, зыян күрүчеләр саны 7 кешегә арткан.

–ОСАГО полисы булмаган килеш автомобиль белән идарә итү яисә тәрәзәләре караңгылатылган машина руле артына утыру кебек теләсә нинди артык мөһим булмаган кагыйдә бозу, әгәр ул законга каршы килә икән – җитдирәк гамәлләргә китерергә мөмкин. Әгәр юлда иминлек каешын эләктермәгән килеш хәрәкәт итү, инспектор булмау сәбәпле, ун тапкыр җәзасыз кала икән, унберенче тапкыр, шул инспектор булмаган килеш, әмма юл-транспорт фаҗигасы килеп чыгу аркасында, йөртүченең генә түгел, башка юл хәрәкәте катнашучыларының да гомеренә куркыныч янау белән тәмамланырга мөмкин. Һәм безнең бурыч – кисәтү эшен, йөртүчеләр җәза бирүдән курыксын өчен түгел, ә кагыйдәләрне бозмаслык итеп төзү, – дип катгый рәвештә белдерде Станислав Зайцев.

Комиссия рәисе районның баш автоинспекторының юл статистикасы буенча хисап тотуын сорады. Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов хәбәр иткәнчә, 2021 елда ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм полициянең участок вәкилләре тарафыннан Аксубай районы юлларында 3500 меңнән артык кагыйдә бозу очрагы ачыкланган.

– Ел дәвамында район юлларында исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүче 78 йөртүче ачыкланган, 51 транспорт хуҗасы идарә итү таныклыгы булмаган яисә аннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырган. Шоферлар төзек булмаган транспорт чарасы белән идарә итүгә дә юл куялар, бу да шулай ук юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуга сәбәп булырга мөмкин, мондый 425 очрак теркәлгән, – дип шәрехләде Нияз Гыймалетдинов.

Кагыйдә бозуларның еллык статистикасында җәяүлеләр яисә пассажирлар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 877 очрагы теркәлгән. 739 машина йөртүчегә – юл билгесе таләпләрен бозган өчен, 241 йөртүчегә иминлек каешын эләктермәгән өчен җәза бирелгән. Районның баш дәүләт автоинпекторы Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлының иң күп аварияләр килеп чыга торган участок (монда дүрт юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, өч кеше һәлак булган, тугыз кеше имгәнүләр алган) булуын атады. Ә юлтранспорт һәлакәтләре күп очракта машиналарның бәрелешүе һәм юл читенә тәгәрәве сәбәпле килеп чыга.

Комиссия утырышында районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча башка мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар.

Комиссия рәисе игътибарны мәктәп автобусларында балаларны куркынычсыз йөртүгә, торак пунктлар эчендәге куркынычсыз маршрутларга, урамнарның аерым участокларында тротуарлар төзүгә, шулай ук павильоннар янында автобуслар тукталышы һәм борылыш полосалары өчен карны вакытында чистартуга, шулай ук ясалма тигезсезлекләрнең торышын һәм аларны төзүне контрольләүгә, исерек машина йөртүчеләрне ачыклауга һәм катгый җәзага тартуга, юл-транспорт вакыйгаларына юл куймау максатларында, район юлларындагы хәлне вакытында анализлауга юнәлтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев