ЮХИДИ системасында техник өзеклек аркасында автомобиль йөртү таныклыгы алып булмый
Хәзерге вакытта мәгълүмати сервислар эшен торгызу өчен кирәкле чаралар күрелә.
Россия ЮХИДИ мәгълүмат системасында техник өзеклек килеп чыгу турында мәгълүмат бүген мессенджерларда пәйда булды. Техник проблемалар мәгълүмат системаларының үзара бәйләнешендә килеп чыккан.
Хәзерге вакытта сервислар эшен торгызу өчен барлык кирәкле чаралар күрелә, дип хәбәр иттеләр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына. Эшләр тәмамлануга һәм техник проблемалар хәл ителүгә, гражданнарны яңадан кабул итә башлаячаклар. Бу хакта өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.
18 декабрьгә кабул итүгә язылучылар һәм 30процент ташлама белән кирәкле квитанцияләрне түләп өлгергән кешеләр аларны соңрак, кабул итү башлангач, куллана алачак.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев