Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Юбилей көнендә икеләтә сөенеч

Иске Мокшинодан Илья Маторкин шул көннәрдә истәлекле туган көнен билгеләп үтте.

Ул шул авылда туып-үсә, хезмәткә алына (Венгрия бәрелешләрендә катнаша), гаилә кора, эшли. Берничә һөнәрне үзләштерә – пилорамда да, склад мөдире булып та эшләргә  туры килә, озак еллар төзелеш бригадасында ташчы булып хезмәт итә.

Тормыш иптәше белән бер ул һәм бер кызга гомер бүләк итеп, аларны да үзләре үрнәгендә хезмәт сөючән итеп тәрбияләп үстерәләр. Әмма  тормыш көзе аңа ялгызлык алып килә –  хатыны вафат була, балалар хәсрәтен дә кичерә, ә бу һәр ата-ана өчен күтәрә алмаслык авыр кайгы. Бүгенге көндә ул ялгызы гына яши. Социаль хезмәткәр Надежда Кустенева аңа ярдәмгә килгән, йорт эшләрендә булыша. Ветеран ярдәмчесе турында бары тик рәхмәт сүзләре белән генә сөйли. Аның хөрмәтенә бәйрәм өстәлен дә әлеге ханым әзерләгән. 

Илья Маторкин рәсми кунакларны дулкынланып каршы алды. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин ветеранны туган көне белән котлады, РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды, чәчәк бәйләме, район башлыгы исеменнән бүләк һәм күчтәнәч тапшырды.  Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина, социаль яклау бүлеге консультанты Елена Золина, Иске Мокшино авыл ветераннар советы рәисе Валентина Наумова юбилярны чын күңелдән 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

 – Мине шулай хөрмәт итеп, зурлап килгәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, – дип күз яшьләрен сөртте ветеран. 

Бу көнне ул үз адресына бик күп матур котлау сүзләре, изге теләкләр ишетте. Йорт хуҗасы бераз үзе турында да сөйләде. Якын кешеләренең янәшәсендә булмавына гарьләнүе аның тавышыннан сизелеп торды. Бусагада өч яшь кеше пәйда булгач, өйдә мохит кинәттән үзгәрде – бабаларын әлеге күркәм дата белән котларга Яр Чаллы шәһәреннән оныклары кайтып төште.  Бу ветеран өчен көтелмәгән бүләк булды – ул аларны кочаклап елады. Өч оныгы аның тормышын бизәп торган иң якын кешеләре бит.

– Бүген минем өчен икеләтә шатлык, – диде Илья Иванович. – Бу көнне юкка көтмәгәнмен икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев