Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ышанычлы әни булганда, күп балалы әти булу авыр түгел

Чулпан һәм Иршат Хәнифовлар гаиләсе гаилә институтын ныгыткан өчен Владимир Путин фәрманы белән «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнде.

Ирле-хатынлы Хәнифовлар бәхетле никахта 20 елдан артык яшиләр.

Мәхәббәт һәм татулыкта биш бала – дүрт ул һәм кыз тәрбиялиләр. Ачык йөзле, тәртипле, игелекле гаилә. Чулпан Казначылык департаментының территориаль бүлегендә белгеч-эксперт булып эшли. Иршат – «Аксу Агро»да башкарма директор. Һөнәри эшчәнлектә аларның икесенең дә үз казанышлары һәм уңышлары бар. Әмма гаилә, йорт учагы җылысы алар өчен һәрвакыт өстен булды һәм шулай булып кала бирә.

– Без егерме елдан артык бергә. Күп балалы булырбыз дип планлаштырмаган идек, әмма хәзер башкача булуы турындагы уйны хәтта башка да китерү мөмкин түгел. Һәр бала безнең өчен – ата һәм ана булу бәхете. Россия Президенты Владимир Путиннан бүләккә лаек булу без, гади кешеләр өчен сөенеч булды. Бастырылган Боерыкны күргәч – көтелмәгән һәм күңелле булды. Барысы да гаиләдән башлана, балалар – безнең киләчәгебез һәм бөтен Россиянең киләчәге, – дип саныйлар ирле-хатынлы Хәнифовлар.

Күп балалы булу җиңелме, дип кызыксынам...

– Авыр түгел, – дип җавап бирде горурланып Иршат һәм, – ышанычлы әни булганда,– дип өстәде. – Мин иремә телефонга басмадан скриншот җибәргәч, ул миңа: әфәрин, әнисе! дип язды, – ди Чулпан.

Хәнифовлар һәрвакыт бер-берсенә һәм балаларына ярдәм итәләр. Тылны нәкъ менә Чулпанның җитәкләвен дә яшермиләр. Чөнки Иршат хезмәт куйган авыл хуҗалыгы тармагында бәйрәмнәр дә, ял көннәре дә юк, балалар бакчасы да, мәктәп тә, җыелышлар да, түгәрәкләр дә, йорт мәшәкатьләре дә, нигездә, күп балалы әни җилкәсендә. Әмма гаиләдә әти-әни дә, балалар да беркайчан да бурычларны бүлешмиләр, өлкәнрәкләре кечерәкләрен караша, малайлар өйдә дә, аш бүлмәсендә дә ярдәм итәләр. Укуда да Хәнифовларның балалары яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр, республика һәм бөтенроссия олимпиадаларында катнашалар, призерлар булалар. Спортта да һәркайсының казанышлары бар! Малайлар футбол, хоккей белән мавыгалар, кызлары – чаңгы, волейбол белән.

Хәнифовларның өлкән балалары инде студентлар. Динар әтисе сукмагыннан киткән, ул – Казан аграр университеты аспиранты, Зәринә – Гадел хөкем академиясе студенткасы. Риналь һәм Сәйдәр – мәктәп укучылары. Төпчекләре Айсарга әле дүрт кенә яшь, әмма ул да абыйларыннан һәм апасыннан калышмаска тырыша. Ханифовлар гаиләсендә дәүләт бүләгенә ия булуны чәй өстәле артында билгеләп үткәннәр инде. Кызганычка каршы, хәзер барлык баланы да бергә еш җыя алмыйлар, әмма без гаилә архивыннан фото таптык, без аны моннан ике ел элек Гаилә көне уңаненнан Хәнифовлар гаиләсе турында мәкалә бастырганда әзерләгән идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев