Ышаныч өчен рәхмәт, газета укучы!
2023 елның II яртыеллыгына «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăçӗ» газеталарына язылу тәмамланды.
Газетабызга тугры калган һәм басмаларга язылган өчен рәхмәт белдерәбез. Бүгенге көндә безнең язылучылар сафында 2100 дән артык кеше бар!
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алар арасында район башлыгы Камил Гилманов та, күп кенә предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре дә, безнең тугры һәм тугрылыклы әбунәчеләребез – пенсионерларыбыз да бар.
Иҗат коллективы газета сезне шатландырсын, ә аның битләрендә районда булган вакыйгалар, кызыклы язмышлы кешеләр турында сөйләүче актуаль мәгълүматлар гына басылсын өчен бар көчен куячак. Һәм сез үзегез дә, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз да, чараларда катнашучылар да, очерк геройлары буларак та, безнең газета битләре геройлары була алачаксыз.
Чөнки безнең газета үзгәрешләр, вакыйгалар, әйләнәтирәдәгеләр, янәшәбездә яшәүче кешеләр турында сөйли. Без газетабызны укучыларның әбунәчеләребезгә караганда күпкә күбрәк булуын беләбез, чөнки газетаны гаиләләре белән укыйлар, күршеләре һәм туганнарына да тапшыралар!
Иганәчеләребезгә их лас рәхмәтләребезне белдерәбез. Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә өч айга язылуны – РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, чиркәүләргә һәм мәчетләргә язылуны ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин рәсмиләштерде. «Волга-Селект» генераль директоры Рәнис Җәләлов дүрт ел дәвамында безнең игелекле һәм тугры дустыбыз булып кала – ул агрофирма хисабына һәр хезмәткәргә сигезенче тапкыр рәттән язылу кампаниясендә газетага язылу рәсмиләштерүче бердәнбер җитәкче.
Язу кампаниясе чорында ярдәм иткән өчен район башлыгы Камил Камал улына, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллинга аерым рәхмәт белдерәбез. Шулай ук үз коллективларында район басмаларына язылуны оештырган өчен мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясовка, китапханәләр системасы директоры Ирина Телешевага, җитәкче-урманчы Андрей Ильмухинга, мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллинага, «Нежность» КЦСОН директоры Танзилә Габдрахмановага, «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр приюты директоры Любовь Старшининага, полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семеновка ихлас рәхмәт сүзләре белдерәбез. Светлана Непомнящая җитәкчелегендәге хөрмәтле почтальоннарыбызга, игелекле дусларыбызга һәм фикердәшләребезгә ярдәм иткән өчен чын күңелдән рәхмәт.
Барлык газета укучыларга яңа яртыеллыкта тынычлык һәм игелек телибез. Өметләребез чынга ашсын!
Людмила Жаренова, район газетасы баш мөхәррире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев