Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Йорт һәм гаилә өчен җаваплылык алып, Ватанга хезмәт итәргә

Газетабызда контракт хезмәтенә ирекле ярдәмчеләр җыю турында игълан басылу укучыларда зур кызыксыну уятты.

Аксубай православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев бу уңайдан үз фикерен белдерде:

– Дөньяда вәзгыять бик катлаулы, асылда без Украинага гына түгел, бөтен көнбатыш илләренә каршы торабыз. Бөек Ватан сугышы вакытында да, яшь буынга да Ватанны саклап сугышка күтәрелергә туры килгән. Безнең күп кенә егетләребез Украинада махсус операциядә катнашалар. Бүген контракт буенча хезмәт итүчеләрне туплау мәсьәләсе тора. Аңлашыла ки, хөкүмәт контракт буенча хезмәт итәргә карар кылучыларга ничек тә булса ярдәм итәргә һәм финанс яктан стимул бирергә тырыша. Әмма һәрберебез үз йорты, үз гаиләсе, үз Ватаны өчен карар һәм җаваплылык кабул итәргә әзер булырга тиеш. Ә ниндидер бүләкләүләр турында уйларга тиеш түгел. Без бүген Украинадагы махсус операцияләрдә катнашучы егетләр өчен дога кылабыз. Күңел белән без алар белән. Әгәр алар арасында сезнең улыгыз, якыннарыгыз, туганнарыгыз, танышларыгыз булса яисә кемдер үзе теләп хәрби операциядә катнашырга китәргә теләсә, чиркәүгә килегез, аларның исеме язылган язу калдырыгыз, без ул егетләр өчен дә дога кылачакбыз. Шулай ук без һәлак булган сугышчыларны да искә алабыз, гыйбадәт кылган вакытта православие динендәгеләрне дә, башка диндәгеләрне дә искә алабыз. Алар барысы да үзебезнеке, алар барысы да безнең балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев