Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Йолдызлык»ны тәмамлаучылар Аксубай районында концерт бирде

Фестивальнең иң талантлы йолдызлары авыл мәдәният учаклары сәхнәләрендә чыгыш ясады.

Иске Ильдеряк күп функцияле үзәгендә һәм Иске Кыязлы мәдәният йортында ике концерт та зур уңыш белән узды. Алар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

Аксубай җиренә талантлы яшьләр десанты – лауреатлар һәм дипломантлар, төрле елларда фестивальнең гран-при ияләре килде, алар барысы да Татарстанның төрле шәһәрләрендә һәм районнарында яши. Кемдер үзенең иҗади карьерасын дәвам иткән – җырлый, кемдер Санкт-Петербург консерваториясендә укый, кемдер ГИТИСны тәмамлаган, кемдер яңа гына музыка көллиятенә укырга кергән. Әмма алар барысы да үзләренең иҗади карьераларын кече сәхнәләрдә башлап җибәрде, ә «Йолдызлык» аларның талантларын ачты.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев фатихасы белән туган һәм бүгенге көндә Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан төрле яклап хупланган фестивальне тәмамлаучылар беркая да китмәде. Татарстан Хөкүмәте алар өчен шул ук ГИТИСта максатчан уку оештыра.

Десантны «СозвездиеЙолдызлык» Республика фестивале хәрәкәтенә нигез салучы – генераль продюсер Дмитрий Туманов җитәкләде.

Менә инде алты ел Татарстанның яшьләр иҗтимагый оешмасы, «Йолдызлык» ишекләренең һәр талантлы бала өчен бөтенләй бушлай ачык булуын тагын бер кат күрсәтү өчен, республика шәһәрләре һәм районнары буенча турне оештыра.

Дмитрий Туманов билгеләп үткәнчә, фестивальнең Аксубай җирендә нефть чыгару эшен алып баручы «РИТЭК» АҖ белән бик җылы партнерлык мөнәсәбәтләре урнашкан һәм нәкъ менә нефть компаниясе безнең районда концерт үткәрү инициаторы булды да.

Безгә талантлы яшьләр инде икенче тапкыр килде. Иске Ильдеряк һәм Иске Кыязлы авыллары тамашачылары өчен концертлар шунысы белән дә ихлас булды, чөнки сәхнәдә чыгыш ясаучы «йолдызчыклар» авыл балалары һәм аларның талантларын, Татарстан шәһәрләре һәм районнары буйлап атлаган фестиваль ачты.

Аларның чыгышларын карарга районның яшь йолдызчыклары – балалар сәнгать мәктәбе һәм авыл мәдәният учакларында тәрбияләнүчеләр дә килгән иде. Алар чыгыш ясаучыларны тын да алмый күзәтте! Хәер, өлкәннәребез дә вакытны, туган телләрендә яңгыраган матур көйләргә ләззәтләнеп үткәрде.

“Йолдызлык”та катнашучыларны еш кына “якты мәдәният” вәкилләре дип атыйлар, чөнки монда тере тавышлар яңгырый! Ә фестивальгә һәр бала бөтенләй бушлай эләгә ала. Дмитрий Туманов үзе белдергәнчә, бу фестиваль – әти-әниләрнең, әби-бабайларның казанышы. Ә фестивальнең аналогы хәтта Россиядә дә юк.

Сәхнәдә төркем составында Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, «Йолдызлык»ны тәмамлаган Эвелина Сруртдинова да катнашты, ул фестиваль белән инде 21 ел бергә “атлый”, ә хәзер педагог сыйфатында хезмәттәшлек итүен дәвам итә. Иске Кыязлы сәхнәсендә җиде яшьлек Варвара Панюкова (район мәдәният йортының вокал буенча педагогы Марина Царегородцева укучысы) да чыгыш ясады. Дүрт ел инде ул фестиваль сәхнәсен яулый, өч тапкыр республика фестивале лауреаты булды, хәтта Пирамида мәдәни-күңел ачу комплексында узган гала-концертта да чыгыш ясады.

“Йолдызлык”та катнашучылар белән шәхсән очрашырга һәм аларның чыгышларын карар өчен район башлыгы Камил Гилманов та килде.

– Дмитрий Александрович, сезнең чыгарылыш сыйныф укучылары бүген Россиянең барлык шәһәрләрендә чыгыш ясый. Бүген дә бу талантлар Аксубай тамашачысын, туган телләрендә җырлар башкарып сөендерде. Аларның һәркайсы үзен генә түгел, районыбызны, республикабызны да таныта, үз халкының мәдәниятен, татарстанлыларның бердәмлеген тагын бер кат раслый, – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Концерттан соң Дмитрий Туманов безнең хәбәрчебез белән районга килгән «Йолдызлык» составын җыю җиңел булмады, дип уртаклашты. Аларның барысына да иҗади ихтыяҗ бар, кемдер Россия сәхнәләрендә чыгыш ясый, ә кемдер хәтта чит илләрдә дә.

– Уникаль иҗади сәләтләр, төрле мәктәпләр – Мәскәүдә, консерваторияләрдә белем алучылар мондый чараларны тагын да эчтәлеклерәк итә. Әлбәттә, бу искиткеч. Мондый тавышлар хәтта Беренче каналда да юк. Безнең балалар биш яшьтән тере тавыш белән җырларга өйрәнә. Алар үз эшләренең осталары һәм халык белән аралашудан зур шатлык алалар. Артист бу бәхеттән башка тамашачыларга да кирәк була алмый. Әмма иң зур бәхет, балалар өчен уңай мисаллар булу. Бу уңай мисал Гарри Потер яисә мультфильмдагы ниндидер җәнлекләр түгел, ә бүген килгән һәм бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәүче өлкән иптәшләре, – дип билгеләп үтте Дмитрий Александрович.

Сүз уңаенда, фестиваль гамәлдә булган елларда аның аша 1 миллион 250 меңнән артык бала узды. Генераль продюсер фикеренчә, аларның һәркайсы, кайда гына булмасыннар, «Созвездие-Йолдызлык» дигән гаҗәеп илдән яшь талантларга ярдәм итәргә әзер. Район башлыгы хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләп, Дмитрий Тумановка һәм аның командасына рәхмәт белдерде, оештыручыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев