Җылы булачак
Җылыту сезонына әзерлек турында район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов бәян итте.
– Җылыту сезонына әзерлек алдагысы тәмамлануга үк башлана, – дип белдерде спикер. – Котельняларда кирәкле эшләр башкарылган, Ростехнадзор ачыклаган җитешсезлекләр бетерелгән, күпфатирлы йортларның әзерлек Паспортларына 100 процент кул куелган, гомумән, техник яктан барысы да әзер.
Җылыны җибәрү турында Карар кабул ителгән. Җылы 5 көн дәвамында уртача тәүлеклек температура +8 градус торганда гына бирелсә дә, без план тәртибендә мәгариф учреждениеләренә һәм социаль билгеләнештәге объектларга җылы бирә башладык инде.
Шулай итеп, беренче чиратта җылы балалар бакчаларына, мәктәпләргә, сәламәтлек саклау, спорт объектларына киләчәк. Социаль объектлар – “Хыял“ приюты, “Нежность“ КЦСОН, Федоровка интернат-йорты ел әйләнәсе җылыга тоташтырылган. Чагыштыру өчен, үткән елда 29 сентябрьдә ТКХ һәм социаль өлкә объектлары җылы белән 100 процент тәэмин ителгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев