Язмыш сынауларына бирешмичә
Шәрбән авылында гомер кичерүче Мәзкүрә Зарипова шушы көннәрдә 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.
Мәзкүрә Галимҗан кызы 1930 елның 15 августында Шәрбән авылында гади крестьян гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Аңа сугыш елларының бөтен авырлыкларын татырга туры килә.
1941 елда әтисе Галимҗан каты авырудан дөнья куя. Әнисе Мәгъмүрә җилкәсендә 4 кыз бала кала. Олы дигәненә 13 яшь, кечкенәсе алты айлык кына була.
Дәһшәтле шушы буын балаларының бала чагын тулысы белән урлый. Гаиләгә тормыш алып бару кыенлаша, апасы фермада эшли башлый, әниләре дә колхозда төрле эшләргә йөри. Мәзкүрәгә ике сеңлесен карау, йорт эшләрен башкару кебек җаваплы эшләр йөкләнә.
Кул арасына керә башлагач, олылар белән беррәттән, тырма күтәреп печән җыярга да, үгез җигеп урманнан утын ташырга да, орлык чыгарырга да, тракторчы, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләргә дә туры килә. Сугыштан соң, яшьтәшләре белән бергә Үзи, Бутайкино, Тумба урманнарына урман кисәргә бара.
– Өс-башта юньле кием юк, аякта – чабата. Гел кешедән чабата ясатып булмый бит инде, аны үзем үрергә өйрәндем. Колхозда төрле эшләрдә эшләдем. Ындыр табагында ашлыгын да иләдек, агуладык та, кырларга ашлама да керттек, чөгендерен дә эшкәрттек, әмма тормыш авыр дип бер дә зарланмадык. Хәзер Алланың биргәненә шөкер, матур, мул тормышларда яшибез, – дип шөкерана кыла юбиляр әби.
Күрше авыл егете Фәйзерахманга кияүгә чыга. Ләкин гаилә бәхете дә читләтеп үтә аны. Матур гына яшәп ятканда, тормыш иптәше үлеп китә. Улын үстерешергә әнисе булыша. Бүгенге көндә 90 яшен тутырган Мәзкүрә әби 3 оныгы һәм 6 оныкчыгының уңышларына куанып, улы һәм килене тәрбиясендә гомер йомгагын сүтә.
.jpg)
Ул тыл ветераны. Мәзкүрә Галимҗан кызын олы юбилее белән район башлыгы Камил Гилманов телефон аша җылы тәбрикләде, әбекәйгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якыннарының йөрәк җылысын тоеп, бәхетле гомер кичерүен теләде.
Фото: гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев