Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Язгы ташуга һәм янгыннар чорына әзерләнеп

Районда язгы ташуны аварияләрсез үткәрү һәм янгыннардан саклануны тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләрне эшләү буенча өйрәнүләр узды.

Күнекмәләр башланганчыга кадәр гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы үтте.

Комиссия әгъзалары идарә органнарын һәм көчләрне язгы ташу һәм янгын куркынычы булган чордагы гадәттән тыш хәлләргә йогынты ясауга әзерлеккә китерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

– Без өйрәнүләрне язгы ташуга һәм янгын куркынычы янаган чорга әзерлек этабында хезмәтләр һәм ведомстволарның әзерлеген тагын бер кат тикшерү өчен уздырабыз, – дип билгеләп үтте гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе Станислав Зайцев.

Күнекмәләр кысаларында Кече Сөлчә елгасында су дәрәҗәсен күтәрү буенча чаралар эшләнде, монда шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең 82 йортына су басу куркынычы янады, аларда 328 кеше яши, шуларның 32се – балалар. Социаль әһәмияткә ия объектлар һәм түбән күперләр су басу зонасына эләкмәде. Хезмәтләр эвакуацион чаралар үткәрүне, эвакуацияләнгән кешеләрнең тормыш-көнкүрешен тәэмин итүне оештыруны эшләделәр.

Халыкны азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар белән нормалаштырылган тәэмин итү хезмәте, штаттан тыш авария-коткару формированиеләренең шәхси составын туклану белән тәэмин итү, медицина, ветеринария, элемтә, газ, урман, юл хезмәтләрен, энергетиклар һәм башка хезмәтләр әзерлек турында рапорт бирделәр. Ташу нәтиҗәләрен бетерүгә 59 кеше, 26 берәмлек техника җәлеп ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев