Язгы чәчүне сыйфатлы һәм кыска срокларда башкару яхшы
«Волга-Селект» авыл хуҗалыгы предприятиесендә кыр эшләре югары темпта бара.
Агрофирмада чәчүлек җирләре 9,5 мең гектардан артык мәйдан били. Хуҗалыкта бөртекле сабан культуралары өчен 5110 гектардан артык мәйдан бүленгән. Шул исәптән 2300 гектар – арпа, 2165 – бодай, 584 – гектар борчак чәчү өчен.
21 апрельгә 1418 гектар арпа чәчелгән. Техник культуралар 4487 гектар билиячәк, шул исәптән 1606 гектарны – рапс, 2881 гектарны – көнбагыш. Чәчү эшләре тәүлек әйләнәсе оештырылган.
Барлыгы 4 чәчү комплексы җәлеп ителгән. Алар белән тәҗрибәле механизаторлар Рәмис Гыйматов, Раил Гатин, Ришат Гатин, Виктор Матюшкин, Әнвәр Шәрифуллин, Рәфис Волков, Вячеслав Кондрашов алмашып идарә итә.
Бер сменада һәр агрегат 60-70әр гектар чәчә. Чәчү параллель рәвештә берничә участокта алып барыла. Өстәвенә, «Волга-Селект» ҖЧҖнең җир биләмәләре районның төрле почмакларында урнашкан, кайчакта иң ерагына барып җитү өчен бер сәгать вакыт кирәк. Әмма ара ераклыгы уртак нәтиҗәлелектә чагылмый.
Механикалаштырылган комплекслар оешкан төстә эшли. Орлык һәм ашлама ташу эшләрен Хәлим Хәнифов, Александр Янилкин, Александр Мартынов, Максим Константинов Алексей Купцов башкара. Машина йөртүчеләр тәүлек әйләнәсе кырда эшләүчеләргә хезмәт күрсәтәләр.
Атна уртасындагы яңгырлар чәчү процессына үз төзәтмәләрен кертте. Кыр эшләрен дәвам итү өчен, техникага вакытлыча көтеп торырга туры килә. Әмма, игенчеләр әйтүенчә, язгы дым – файдага гына.
Чәчү эшләре белән беррәттән, «Волга-Селект» басуларында чәчү алдыннан ашлама кертү дә алып барыла. Әлеге агрочараны «Томан» үзйөрешле машиналарында Мәүлет Закиров һәм Илнар Нотфуллин тырышып башкара.
Бүгенге көнгә бу авыл хуҗалыгы предприятиесендә көзге культураларны тукландыру эшләре төгәлләнгән инде (4000 гектардан артык), тырмалау мәйданнарның 46 процентында башкарылган.
– Чәчү эшләрен кыска агротехник срокларда башкарырга планлаштырабыз, – дип уртаклашты «Волга-Селект» ҖЧҖ управляющие Иршат Хәнифов. – Моның өчен бөтен мөмкинчелекләребез дә бер. Механикалаштырылган звенолар һәм барлык хезмәт күрсәтү хезмәтләре дә көйле эшлиләр. Механизаторлар мул уңышка исәп тотып, күтәренке кәеф белән эшлиләр.
Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе ассызыклап үткәнчә, бу җаваплы чорда һәр хезмәтчән үз урынында үз эшенә зур җаваплылык белән якын килеп хезмәт куя. Төяү һәм бушату агрегатында Зиннур Минхәйдәров, Ленар Нуретдинов һәм Анатолий Макаров тырышып эшлиләр.
Автозаправщик Александр Лазоркин ягулык матералын тоткарлыкларсыз китереп тора. Ул кырда эшләүче барлык техниканы көненә ике тапкыр ягулык белән тәэмин итә. Басу-кырларда эшне белеп оештырган авыл хуҗалыгы формированиеләре белгечләренең һөнәри осталыгы да мөһим роль уйный. Болар баш агроном Илшат Гафиятов, агроном Радик Ризванов, механик Александр Давыдов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев