Яшел Үзәндә хайваннарда аеруча куркыныч авыруларны булдырмау буенча өйрәнүләр булды
Яшел Үзән районы Олы Яке авыл җирлегендә хайваннарда һәм кош-кортларда була торган аеруча куркыныч авыруларны булдырмау буенча өйрәнүләр булып узды.
Аларда Чувашия, Марий Эл, Удмуртия, Башкортстаннан килгән ветеринария хезмәте вәкилләре катнашты. Алар арасында Кама Тамагы район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре дә бар иде. Бу турыда «Идел таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Чара ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Линар Гарипов, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры урынбасары Андрей Муковнин һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашында узды.
«Ветеринария хезмәте белгечләре карантин урнаштыру һәм аны тәмамлау, эпизоотик учакны булдырмау, аны бетерү һәм таралуына юл куймау буенча чаралар планлаштыру турында документ проектлары булдыруга кагылышлы бурычларны үтәделәр», - диде Кама Тамагы район ветеринария берләшмәсе Руслан Шакиров.
«Алар анализга биологик материал үрнәкләрен алу һәм аны лабораториягә тапшыру процедурасының ничек узуын, лаборатор тикшеренү ысулларын күрсәтте. Мондый өйрәнү күнекмәләре вакытында без терлекләрдә була торган аеруча куркыныч авырулар таралу очраклары артуга бәйле гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт хакимияте башкарма органнары, территориаль идарәләр һәм җирле хакимиятләрнең үзара хезмәттәшлеген камилләштерәбез», – диде ул.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев