Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Яшь сугышчы курсы үтәләр

Районда традицион хәрби-кыр җыеннары уза. Кәкре Күл авылы янында палаткалы лагерь бар.

Лагерь җитәкчесе Алексей Никитин хәбәр иткәнчә, гомуми белем бирү мәктәпләренең 10 нчы сыйныфларында укучы 45 егет яшь сугышчы курсы узачак.

Егетләр биш көн һәм дүрт төн дәвамында хәрби устав буенча яшәячәк, физик һәм тактик әзерлек узачак, беренче ярдәм күрсәтергә , корал белән мөрәҗәгать итәргә өйрәнәчәк, каршылык полосаларын, шул исәптән елга аша булган каршылыкларны да узачак.

Биредә барысы да хәрби – контроль кертү пункты аша лагерьга керү, элемтә - рация буенча. Дәресләр һәм ял, йокыдан тору  һәм  йокларга яту - катгый режим буенча. Ял сәгатьләрендә җыенда катнашучылар футбол уйнаячак, учак янында җырлар җырлаячак.

Беренче сынауны егетләр уңышлы узды, чөнки беренче төнне үк   көчле  яңгыр явып китте.  Изоляцияләнгән йокы урыннары белән җиһазландырылган яңа палаткалар  көчле яңгырга түзде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев