Яшь режиссерлар бәйгесе җиңүчесенә 1 миллион сум бирәчәкләр
Катнашу өчен тәкъдим ителгән темаларның берсен сайларга һәм биш минуттан да озын булмаган кыска метражлы фильм төшерергә кирәк.
Россиянең 1100 шәһәрендә һәм торак пунктында уза торган Урам киносы фестивале командасы яшь режиссерлар өчен «А4» дигән яңа конкурс игълан итә. Иң яхшы кыска метражлы кино авторы бер миллион сум акча алачак. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Катнашу өчен конкурсның сайтында (http://a4.wsffest.com/) тәкъдим ителгән темаларның берсен сайларга һәм дәвамлыгы биш минуттан да артмаган кыска метражлы фильм төшерергә кирәк. Эшләр 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Җиңүче фильм фестивальнең Мәскәүдә узачак ябылу тантанасында билгеле була.
Конкурс экспертлары - кинорежиссер, «Кинотавр-2018» премиясенең жюри рәисе Алексей Попогребский, Россиянең әйдәп баручы сценаристларының берсе, «Притяжение», «Лед», «Тренер» фильмнары авторы Андрей Золотарев, театр һәм кино актеры Владимир Вдовиченков.
«А4» конкурсы инде икенче ел рәттән үткәрелә. Без аны узган көздә башлап җибәрдек һәм бөтен илдән 256 фильм җыйдык – мондый уңышны үзебез дә көтмәгән идек. Жюри рәисе безнең яхшы дустыбыз - режиссер Валерий Тодоровский булды. Ул вакытта «Жить» кыска метражлы фильмы режиссеры Иван Семененко җиңүче дип табылды», - ди Урам киносы фестиваленең генераль продюсеры Александр Щеряков.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев