Янгын вакытында ир-ат һәлак булды
Яңа Кармәт авылында янгын вакытында 49 яшьлек ир-ат һәлак булды. 30 нчы март көнне 04 сәг.50 минутта 102 нче янгын бүлеге пунктына янгын турындагы хәбәр килеп ирешә. 10 минуттан соң янгын сүндерү бригадасы вакыйга булган урынга килеп җитә.
- Янгын сүндерүчеләр килгән вакытка өйнең түбәсе төшкән була, яну өйнең эчендә, арткы бүлмәдә була. Ярдәм сораучы беркем дә булмый.Күршеләр әйтүенчә өйнең хуҗасы өйдә булган, - дип аңлатма бирде Аксубай һәм Нурлат районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге начальнигы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Рөстәм Гафиятов.
Йорт хуҗасының янган мәетен коткаручылар таба. Күзәтчелек органнарының фикеренчә, янгын килеп чыгуның якынча сәбәбе булып тәмке тарткандагы саксызлык тора. Вакытында сүндерелмәгән шырпы, тәмәке материаль зыян гына салмый, ә санулы минутлар эчендә гомерне, гомер буе җыйган мөлкәтне дә юкка чыгарырга мөмкин.
Исегездә тотыгыз:
- Спиртлы эчемлек кулланып ,урын-җир өстендә, кәнәфигә утырып тәмәке тартырга ярамый, чөнки бу халәттә тиз арада йоклап китәргә мөмкин.
- Хәтта сүндерелгән тәмәкене дә кәгазь кисәкләре һәм тиз янучан калдыклар булган савытка салырга ярамый. Бу да янгын чыгуның бер чарасы булып тора.
- Әлбәттә тәмәке һәм шырпының кечкенә балалар кулына эләкмәвен дә тикшереп торырга кирәк.
Янгын чыгуның беренче билгеләрен ачыклауга (янган ис, төтен) янгынга каршы хезмәт бүлегенең “01” телефон номерына мобиль телефоннан “112” номерларына шалтыратырга кирәк. Янгын сүндерүчеләр килгәнче картлар һәм балаларны куркынычсыз урынга чыгарыгыз, янгынны сундергәндә шәхси куркынычсызызлыгыгыз турында да онытмыйча, беренчел предметлар белән (краннар, янгын сүндерү җайланмасы, су) янгынны сүндерергә керешегез.
Фото 102 санлы Янгын сагы бүлеге архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев