Янгын сүндерүче һөнәре
Бүген Аксубайның янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре 370 еллыгын билгеләп үтә.
Ничек булган?
Районда янгын сагы узган гасырның 30 нчы елларында барлыкка килә. Нәкъ менә шул вакытта ат белән янгын сүндерүнең беренче командасы формалаштырылган. Авыл картлары әле дә иске янгын депосын һәм тирә-яктан күзәтү эшләре алып барган каланчаны хәтерли. Янгын чыгуга шунда ук чаң сугылган, аннары тиз арада атлар су тутырылган насослы мичкәләре булган повозкаларга җигелә торган булган.
Болар барысы да узган гасырның кырыгынчы еллар ахырында Аксубайда беренче янгын сүндерү машинасы барлыкка килгән чорга кадәр дәвам иткән. Әмма янгын сүндерүчеләрнең төп эше элеккегечә калды, бу янгынны сүндерү, кешеләрне һәм милекне коткару.
Бүген янгын сүндерүчеләрне коткаручылар дип атыйлар. Алар утлы стихияләр белән генә көрәшеп калмый, аварияләр булган урыннарга чыга, гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен юкка чыгаруда да катнаша.
– Янгын сагы петлицларында аббервиатуралар һәм билгеләр үзгәрүгә карамастан, 30 апрель көнне безнең һөнәри бәйрәмебез –Янгын сүндерү хезмәте көне булып кала, – ди районның баш коткаручысы Аксубай янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны начальнигы Руслан Ибляминов.
Бүгенге көн...
Бүгенге көндә Аксубай янгын сүндерү-коткару гарнизонында гарнизон башлыгы Руслан Ибляминов җитәкчелегендә шәхси составның 38 кешесе хезмәт куя. Гарнизон составында дүрт янгын сүндерү хезмәте – коткаручылар, ЕДДС, Гражданнар оборонасы һәм районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге эшли.Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен районда һәм авыл җирлекләрендә ирекле янгын сүндерү сагы да эшли.
Гарнизон җитәкчелеге Иске Тимошкино һәм Иске Татар Әдәмсуы авыл җирлекләренең ирекле янгын сүндерүчеләренең һәм Мюд һәм Яңа Ибрай авылларындагы аерым постларның (бу махсус техника комплектланган постлар, штатта 22 аттестацияләнгән янгын сүндерүче эшли.)эшен уңай бәяләде.
Аксубай янгын сүндерү -коткару гарнизоны эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып табигый бәла-казаларны һәм техноген аварияләрне кисәтү, янгыннарны профилактикалау, шулай ук су объектларында халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар үткәрү тора. Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү узган еллардагы янгыннар үсеше тенденциясен үзгәртте. .
Белем бирү, мәктәпкәчә, мәдәни – тамаша учреждениеләре объектларында һәм кешеләр күпләп була торган урыннарда янгыннар очраклары күзәтелмәде. Янгын часте базасында «Коткару хезмәте-01» бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте эшли. Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенең эше төрле һәлакәт һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга тиз арада җавап бирергә мөмкинлек бирә.
Гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен иңне-иңгә куеп эшләргә...
2019 ел башыннан бирле диспетчерлык хезмәтенең бердәм номерына 220 дән артык һәлакәт турында хәбәр килде, 8 янгын булды, калган хәбәрләр тормыш тәэмин итү хезмәтләренә җибәрелде.
- Коткаручылар ишек ачуларга да, хәтта адашкан гөмбәчеләрне эзләүгә дә чыгалар. Хәтта истәлекле датаны бәйрәм иткән көнне дә, янгын сүндерү тревогасы буенча, Аксубайда дүрт каравыл да күтәрелде, Көчле җил булса да янгын сүндерүчеләр янгынны сүндерде, әмма йортны һәм андагы корылмаларны саклап ала алмадылар. Сез стихиягә каршы көрәштә үз һөнәри осталыгыгызны күрсәттегез, - дип билгеләп үтте янгын сүндерүчеләрне котларга килгән башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов.- Бары тик оперативлык, эшчәнлекнең җайга салынган булуы гына җитди нәтиҗәләрне булдырмый калырга ярдәм итте.
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Янгын сүндерү хезмәтенең 370 еллыгына багышланган тантаналы чарада ветераннар – Резедә һәм Әхтәм Насретдиновлар, Александра һәм Михаил Лаврентьевларның гаилә парлары турында бик күп җылы сүзләр әйтелде. Әлеге хезмәтнең иң яхшы хезмәткәрләрен Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр. Гарнизонның элеккеге җитәкчесе – ветеран Әхтәм Насретдинов 25 елга якын постта эшләгән егетләргә “ Сынатмавыгыз өчен рәхмәт!”,- дип белдерде.
Ә Михаил Лаврентьев «Янгын сүндерү хезмәте гимны»н җырлады. Янгын сүндерүчеләр - коткаручылар хезмәте физик яктан әзерлекле, нык егетләрне генә кабул итә һәм бу кадрлар алышынырлык булмаган бик аз һөнәрләрнең берсе. 15 елдан артык янгын частендә үзләрен иң яхшы хезмәткәрләр итеп таныткан Борис Ихтонов, Җәмил Хөснетдинов, Фәрит Туктаров, Рамил Фәхретдинов эшли.
Алар яшь буынга бәяләп бетергесез тәҗрибә бирәләр, шул исәптән җитәкчеләр тарафыннан перспективалы яшь егетләрдән – Дилүс Хәйбуллин, Риназ Галләмов та билгеләп үтелде. Якшәмбе көнне без янгын сүндерү - коткару гарнизонында булдык, анда Әсфан Баһаветдинов җитәкчелегндәге бүлек командирлары Сергей Васюткин, Дилүс Хәйбуллин, янгын сүндерүчеләр Юрий Лаврентьев, Александр Ильин, машина йөртүчеләр Андрей Мясников һәм Валентин Козлов каравыл хезмәтен алып бардылар (рәсемдә).
Алар кичә кизү торган караул белән бергә янгын сүндерүдә катнашсалар да, иртәдән сменаны кабул иттеләр. Янгын сүндерүче-коткаручыларның эше тәүлек буе кизү тору белән генә чикләнми, алар районны янгыннан саклый, алар теләсә кайсы минутта хәвефле шалтырату булганда гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә керешергә әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев