Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ялган банклар акча салдыра

Район халкы алдакчылар хәйләсенә эләгүен дәвам итә.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тикшерүчеләре билгеләп үткәнчә, зыян күрүчеләр төркемендә күп очракта белемле, эшкә сәләтле яшьтәге кешеләр. Халыкның ялган банклар шалтыратуына ышануы кабатланып тора.

Аксубайда яшәүче хатын-кыз, банк тәкъдиме белән, кулланучылар кредитын рәсмиләштерергә булган. Банк белән сөйләшүләр алып барганнан соң, күпме сумма алачагын билгели, тик аны кинәт арттырырга була. Әмма шалтыратучы, процедураның башлануын хәбәр итә, ләкин сумма аермасын түләгәндә, аны төзәтү мөмкинлеген дә әйтә. Ханым сигез мең сум акча күчерә. Ялган банк телефоны шунда ук тынып кала.

Алданган ханым гариза белән полициягә мөрәҗәгать итә. Бистәдә яшәүче икенче ханым да “банкка” ышануы аркасында акчасыннан коры калган. Ул ялган банк хезмәткәренең шалтыратып, банк картасында шикле активлаштыру күзәтелүе, ашыгыч рәвештә банкоматка килеп акчаны башка счетка күчерергә кирәк, дигән ялган хәбәренә ышана. Кыз шулай эшли дә, смсхәбәрдән парольләрне хәбәр итә һәм алдакчыларга алтмыш мең сум акча күчерә. Шалтыратуларның хәтта бер-бер артлы һәм төрле номерлардан булуы да аны сагайтмаган.

Аксубайда яшәүче өченче хатын-кыз ун мең сум акчасыннан колак каккан. Кызга шалтыратучы үзен банк хезмәткәре итеп тәкъдим итә һәм, сезнең картадан бер ир-ат акча салдырырга тели, ул сезнең ышанычлы кешегезме дип кызыксынуын белдерә. Озак дәвам иткән сөйләшүләрдән соң, кыз телефон аша алдакчыларга бөтен мәгълүматны бирә.

– Акчаны картада яисә янчыкта сакларгамы – бу һәркемнең шәхси эше. Әгәр сез банкка ышангансыз һәм аның хезмәтләреннән файдалансыз икән –банкның кайнар линия телефонын үзегездз саклагыз. Һәм банктан нинди дә булса шалтырату, карта артындагы өч санлы кодны әйтүне үтенеп, яисә башка мәгълүматларны алырга теләп шалтыратулар булганда – кайнар линия номерын җыегыз, – дип киңәш итә Россия ЭЭМның Аксубай бүлеге тикшерүчесе Язилә Гафиятуллина. – Контроль шалтырату күңелсезлекләргә киртә куячак һәм акчагызны саклап калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев