Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ялган аракы өчен – суд, маддә һәм штрафлар

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тарафыннан составында спирт булган сыекча саткан район кешеләренә карата ачылган административ тикшерү белән өч административ эш кузгатылган иде.

Бүлек хезмәткәрләре район торак пунктларында тикшерү сатып алулары уздырдылар. Культура поселогында яшәүче бер кеше составында спирт булган ярты литр сыекчаны йөз сумнан сатып җибәрә, тагын 0,3 литрны ул ирекле рәвештә бирә.

Иске Тимошкино авылында яшәүче бер ханым тикшерү сатып алуы вакытында 0,25 шәр литрлы өч шешә сыекчаны 180 сумга саткан. Аксубайда яшәүче бер ханым составында спирт булган 0,25 шәр литрлы өч шешә сыекчаны  һәм тагын  0,75 литрлы бер полимер шешәне 200 сумга саткан.

Шулай ук тагын бөкесе ватык пластик шешәдә 2,3 литр составында спирт булган сыекчаны ирекле рәвештә чыгарып биргән.

– Әлеге фактлар буенча административ канун бозулар турында эшләр генә кузгатылып калмыйча, сатылган продукциянең кеше сәламәтлегенә һәм гомеренә зыян салырга сәләтле булуын исәпкә алып, составында спирт булган сыекчаны “Кулланучылар базарында бәйсез экспертиза һәм мониторинглау республика

үзәге“нә тикшерүгә җибәрдек, – дип белдерде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең җинаять тикшерүе бүлекчәсе опервәкиле, полиция майоры Эдуард Пикмеев. – Әгәр экспертиза йолып алынган составында спирт булган сыекчаларның ГОСТ таләпләренә туры килмәвен һәм кулланучылар өчен куркыныч булуын дәлилләсә, сатучыларга карата җинаять эшләре ачылачак, алга таба аларны судлар, маддәләр һәм зур штрафлар көтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев